19 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат көне белән котлады, Муса Җәлил турында фильм төшерәчәкләр, «Минем Такташ» операсы Тинчурин театры репертуарына керәчәк.

Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»ның WorldSkills финалын үткәрүгә әзерлеген бәяләде / Татарстан Президентына милли чемпионат вакытында сыналачак сервислар турында сөйләделәр.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат көне белән котлады / Мәгълүматны һәрьяктан объектив бәяләү нәтиҗәсендә ирешкән уңышларны һәм эшлекле репутацияне саклап калу бик күпкә мөһимрәк, диелә котлауда.

«Минем Такташ» операсы Тинчурин театры репертуарына керергә мөмкин / Минем Такташ» операсы - KazanOperaLab проектының өченче эше.

Муса Җәлил турында фильм төшерәчәкләр / Кино Казанда, Польшада, Германиядә һәм Франциядә төшереләчәк.

Эльмир Низамов «Минем Такташ» операсының репертуар спектакле булуын тели / Кичә Тинчурин театр залында KazanOperaLab проекты кысаларында «Минем Такташ» камера операсы күрсәтелде.

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм юеш кар турында кисәтә / Төнлә урыны белән республикада һава температурасы -2 градуска кадәр булырга мөмкин.