19 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казан ханнары җәсәдләре җир куенына салынды, Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат көне белән котлады, ялларга һава торышы бозыла.
 
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат көне белән котлады/Язмышыгызны җаваплы һөнәр белән бәйләгәнсез, вакыйгаларның алгы сызыгында торасыз, дип мөрәҗәгать итә Дәүләт Советы рәисе.
 
Татарстан Президенты Russia Halal Expo күргәзмәсе белән танышты/Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм Миңнехановка республикада хәләл базар үсеше турында сөйләде.
 
Рөстәм Миңнеханов: Үзебезне үзебез кайгыртмасак, безнең мәсьәләләрне беркем дә хәл итми/Президент татар дин әһелләре форумы делегатлары белән очрашты.
 
Бер ел эчендә "Татар-информ"ның татар версиясен укучылар саны 7,5 тапкыр артты - А.Кузьмин/«Татар-информ»да тамырдан үзгәреш, Шамил Садыйков җитәкчелегендә яңа команда килгәч башланды.
 
Татарстан JuniorSkills III милли чемпионатында икенче урынны яулады/Республикага беренче урын бер командага туры килүче балл саны буенча эләкте.
 
Ялларга һава торышының бозылуы көтелә/Республика районнарында яңгыр, яшен, урыны белән боз яву ихтималы да бар.