“Татар-информ” МА “Бәллүр каләм” XVII конкурсында җиңүгә иреште

Җиңүчеләрне игълан итеп бүләкләү тантанасы “Корстон” комплексында уза

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Юлия Ревина). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлык эшләре буенча “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” XVII конкурсында “2013: «Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары» махсус проекты буенча җиңүгә иреште. Конкурста җиңүчеләрне игълан итеп бүләкләү тантанасы бу минутларда “Корстон” комплексында уза. Олы бүләкне “Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинский ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов кулларыннан кабул итеп алды.

Әлеге проект буенча "Бәллүр каләм" конкурсының II турына "Татар-информ" МА белән бергә "Вестник Универсиады", "Казанские ведомости" газеталары һәм "Республика Татарстан" газетасыннан Александр Медведев узган иде.