Кырым элемтә министрының беренче урынбасары Сергей Доценко Казан ИТ-паркында булды

Сергей Доценко Роман Шәйхетдинов белән мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште

 (Казан, 19 май, «Татар-информ»). Бүген Кырым элемтә министрының беренче урынбасары Сергей Доценко эш сәфәре белән Татарстанда. Аның өчен ИТ-парк буйлап таныштыру экскурсиясе оештырылды, сөйләшү барышында министр урынбасарына ИТ-паркның бизнес-инкубаторын, Дата-үзәкне, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын, документ әйләнеше системасын күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

ТР Премьер-министр урынбасары –  мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәхетдинов Сергей Доценко белән мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Аерым алганда, Кырымда мәгълүматларны тапшыру челтәрен үстерү мәсьәләләре, "Кырымтелеком" һәм "Таттелеком" хезмәттәшлеге перспективалары, Кырымда “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалын (Кырымда “ТНВ-Планета” инде эшли) трансляцияләүне оештыру турында сөйләшенде.

Роман Шәйхетдинов Сергей Доценкога Кырымда “Халык контроле” мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрү мөмкинлеген өйрәнергә киңәш итте.

Сергей Доценко билгеләп үткәнчә, Кырымда яңа мобиль элемтә операторлары кирәк. “Бүген бездә 2G һәм GPRS стандартлары эшли”, - дип хәбәр итте министр урынбасары.

“Хәзер сезнең Кырымда дүртенче буын мобиль челтәрен эшләтеп җибәрү мөмкинлегегез бар”, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов.