Казанның 11 нче шәһәр сырхауханәсенә баш табибның яңасы билгеләнгән

Бу вазыйфага Марат Хәмидуллин билгеләнгән

 (Казан, 19 май, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры әмере белән “11 нче шәһәр сырхауханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы вазыйфасына Марат Хәмидуллин билгеләнгән, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

Белешмә өчен. Югары категорияле табиб-терапевт, 1 нче категориле сәламәтлек саклау табибы-оештыручы, табиб-кардиолог Марат Хәмидуллин 1972 нче елның 8 нче июнендә туган. 1989-1991 нче елларда Түбән Кама медицина училищесында, 1991-1999 нчы елларда КДМУда “дәвалау эше” белгечлеге буенча укыган. 2 нче сырхауханәнең “3 нче Түбән Кама шәһәре күппрофильле хастаханәсе” цех участогында участок табибы-терапевт булып эшләгән. 1999 нчы елда “Кардиология” белгечелеге буенча КДМУның клиник ординатурасына укырга алынган, аны ул 2001 нче елда тәмамлаган. 2000-2006 нчы елларда “Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясе”ндә линия бригадасы табибы булып эшләгән. 2003-2006 нчы елларда – “Казан кардиология диспансеры”ның анестезиология һәм реанимация бүлеге табиб-кардиологы. 2006 нчы елдан – “12 нче шәһәр клиник хастаханәсе” ААҖ сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире, 2008 нче елдан - “12 нче шәһәр клиник хастаханәсе” ААҖ сырхауханәсе баш табибы урынбасары.