Казанның 11 нче шәһәр балалар сырхауханәсенә яңа баш табиб билгеләнгән

Баш табиб вазыйфасында - Анжелика Бригаднова

 (Казан, 19 май «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры әмере белән “11 нче шәһәр балалар сырхауханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы вазыйфасына Анжелика Бригаднова билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Белешмә өчен. Анжелика Бригаднова 1976 нчы елның 26 нчы сентябрендә туган. КДМУны тәмамлаган, медицина-профилактика эше табибы белгечелеген алган. Медицина фәннәре кандидаты. 2000-2001 нче елларда – дерматовенерология буенча интернатура, 2003-2007 нче елларда – Казан тире-венерология диспансеры табибы-дерматовенерологы, 2007-2009 нчы елларда – “2 нче бала тудыру йорты” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы. 2009-2011 нче елларда, 2 нче бала тудыру йорты белән 9 нчы шәһәр хастаханәсен берләштерү сәбәпле, “7 нче шәһәр клиник хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы урынбасары булып эшләгән.