“Интерфакс” генераль директоры урынбасары: “Яхшы чыганактан башка яхшы хәбәр булмый”

Николай Касьянов фикеренчә, хакимият һәм матбугат хезмәттәшлек итәргә, һәм бу хезмәттәшлек үзара хөрмәткә нигезләнергә тиеш

 (Казан, 19 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Яңалык - ул һәрвакытта ике нәрсәнең симбиозы: вагыйганың һәм чыганакның, монда чыганак мөһимрәк, гәрчә берсе берсеннән башка эшләмәсә дә. Мондый тезисны бүген “Татар-информ” МА пресс-мәйданчыгында Казан журналистларына “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары Николай Касьянов ТР Матбугат көненә багышланган медиа-форум кысаларында узган семинарда әйтте.

Спикер фикеренчә, яхшы чыганактан башка яхшы хәбәр була алмый, шуңа күрә беренче планга “чыганак нинди?” дигән сорау чыга.

Ул журналистларга мәгълүмат хәбәрләрен теркәү системасын формалаштыра, аларга тарату дәрәҗәсен һәм статусын арттыра торган төп биш принцип турында сөйләде. Бу - максатны күрсәтү, конъюнктура, технологияне, мониторингны куллану, системалы рәвештә тарату.

“Әгәр дә сез трендлар белән идарә итмисез, хәзер нәрсәнең актуаль һәм мөһим булуын, югарыдагы редакцияләрнең, федераль ММЧның нәрсәгә игътибар итүен, федераль фикерләр базарын белмисез икән, димәк, сез яңалык продуктларын тарату буенча максатчан эшчәнлек алып барырга сәләтле түгел”, - дип ассызыклады “Интерфакс” генераль директоры урынбасары.

Н.Касьянов сүзләренчә, мәгълүмат базары һәм сәяси җитәкчелек конъюнктураның нәрсә икәнлеген хәл итә. “Хәзер Татарстан Кырым татарлары өчен нәрсә дә булса эшләсә, мин сезне болар барысы да беренче полосага чыгачак, дип ышандырам. Әйе, бу пропагандалау мәгълүматы, ләкин моны хәзер бирергә кирәк, һәм бу мәгълүмат алга таба таралачак”, - дип билгеләде ул.

Спикер шулай ук журналистларга төбәк яңалыгын федераль дәрәҗәгә ничек күтәреп булганлыгы турында сөйләде.

Касьянов ышанганча, кешеләрне, федераль һәм чит ил хәбәрләренә караганда, җирле яңалыклар күбрәк кызыксындыра.

Ул гадәттән тыш хәлләр буенча мәгълүматны тәкъдим итү турында сөйләгәндә билгеләп үткәнчә, хакимият һәм матбугат хезмәттәшлек итәргә, һәм бу хезмәттәшлек үзара хөрмәткә нигезләнергә тиеш.

“Шуңа күрә кайвакыт үзеңнең фикереңне әдәпле итеп якларга кирәк”, - дип ышандырды ул тыңлаучыларны.