«Интерфакс» генераль директоры урынбасары: “Профессиональ журналистиканы социаль челтәрләр үтермәячәк”

Николай Касьянов фикеренчә, социаль челтәрләр ММЧ арасында көндәшлек барлыкка китерү өчен яхшы

 (Казан, 19 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Социаль челтәрләр профессиональ журналистиканы юкка чыгара алмаячак, дип саный «Интерфакс» МА генераль директоры урынбасары Николай Касьянов. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” МА пресс-мәйданчыгында Казан журналистларына ТР Матбугат көненә багышланган медиа-форум кысаларында узган семинарда әйтте.

“Күренеп тора: күпләр уйлаганча, профессиональ журналистиканы социаль челтәрләр үтермәячәк. Барысы да кино театрны үтерәчәк дип уйлады, - үтермәде. Театр һәм кино калды, театр бары тик тагын да элитар булды”, - диде Н.Касьянов.

Аның фикеренчә, социаль челтәрләр ММЧ арасында көндәшлек барлыкка китерү өчен яхшы. Блоглар һәм социаль челтәрләр белән грамоталы эш күп очракта материалларны таратуны тәэмин итә. “Хәзерге вакытта иң кызыклы технология – блогларда һәм социаль челтәрләрдә тематик конференцияләр һәм тематик пуллар булдыру”, - дип билгеләде ул.

“Без сезнең белән хакимиятнең блогерларны мәгълүмат стандартларына кертергә трышуын күрәбез, әлегә закон ысулы белән. Мин, әлбәттә, нормаль кеше буларак, матбугатны чикләүләрне колач җәеп каршы алмаячакмын. Чикләүләр белән күпкә ирешеп булмый, киресенә ирешәчәксең”, - дип ассызыклады «Интерфакс» МА генераль директоры урынбасары.

Чыгыш ясаучы сүзләренчә, хәзерге вакытта журналистикада бернинди жанрларны һәм ысулларны исәптән чыгарып булмый. “Хәзер бездә журналистика үзенчәлекле. Ул ниндидер җыелма компонентка тартым. Һәрбер журналист – ул әле әдәбиятчы да: ул холыкларны күзәтә”, - дип билгеләде Николай Касьянов.