Инспекторлар хокук бозучыларны 80,7 мең сумга штрафка тарткан

Татарстан территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрү барышында 91 хокук бозу очрагы ачыкланган

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). Татарстан территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрү барышында 91 хокук бозу ачыкланган, административ хокук бозу турында 63 беркетмә төзелгән. Аларга барлыгы 80,7 мең сумлык штрафлар салынган. Рейдлар вакытында каты көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез түгелгән 45 урын ачыкланган. Чүп түгелгән урыннарның тулы күләме 66,5 кубометр, мәйданы 1769,5 кв.метрны тәшкил итә, дип яза ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының сайты.

Урманчылыклар, юл һәм трасса буйларында утырткан агачлыкларның 8 гектары кипкән агачлардан чистартылган.