Горький тимер юллары хезмәткәрләре балалар сәламәтләндерү лагерьларын җәйге сезонга әзерли

Июнь башына “Нарат” һәм “Яльчик”та балалар ялы өчен шартлар тудыралар

  (Казан, 19 май, «Татар-информ»). Горький тимер юллары балалар сәламәтләндерү лагерьларын җәйге сезонга әзерли. Июнь башына “Нарат” һәм “Яльчик” та балалар ялы өчен шартлар тудыралар, дип хәбәр итә ГТЮ рәсми сайтында.

ГТЮ тимер юллар предприятиеләре хезмәткәрләре балалары ялын оештыру өчен лагерь территорияләрен тәртипкә китерә, корыган агачларны, куакларны кисә, торак корпусларны төзекләндерә. Моннан тыш, территорияләрне бөҗәкләргә каршы эшкәртү планлаштырыла.

Шулай ук лагерьларны саклау һәм балаларга, персоналга медицина ярдәме күрсәтү буенча килешүләр төзелә.

Балалар ялын оештыру алдан уйланылган, алар белән тәҗрибәле укытучылар эшләячәк. Моның өчен спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү буенча махсус программалар төзелгән.