Фәрит Мөхәммәтшин: “Татарстан медиа тармагы динамик үсеш ала”

Татарстан Республикасы Матбугат көнендә ТР Дәүләт Советы Рәисе республика ММЧ җитәкчеләре белән очрашты

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә, ТР Дәүләт Советы Рәисе республика ММЧ җитәкчеләре белән традицион очрашу үткәрде.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, республика һәм муниципаль газеталарның баш мөхәррирләре, телеканаллар һәм мәгълүмат агентлыклары генераль директорлары, федераль ММЧ үз хәбәрчеләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин республика медаибергәлеген Татарстан Матбугат көне белән котлады һәм бәйрәм көнендә мондый очрашулар республика парламентында традиция буенча үткәрелә, дип билгеләп үтте. “Без, республиканың йогынты ясаучы корпусы, ММЧ хезмәткәрләре аша халык арасында дәүләт, милли сәясәт алып барабыз, аларга актуаль бурычлар, уңышлар һәм җиңүләр турында белдерәбез. Сезнең аша, сезнең белән бергә фаҗигале вакыйгаларны кичерәбез. Бер үк вакытта медиабазарны ничек югалтмау, көндәшлелеккә сәләтлелекне арттыру өчен нәрсә эшләү турында уйлыйбыз, журналлар һәм газеталарның укучылары кимүе өчен борчылабыз, Интернетта басмалар саны артуга куанабыз”, - диде парламент рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан медиабазары актив тулылана, ММЧ базар шартларына яраклаша. “Безнең төп бурыч – ММЧ на ышанычны саклау, диде ул. “Татарстан медиа тармагы динамик рәвештә үсеш ала: кадрлар белән тәэмин ителгән, күп кенә басмаларның матди-техник базасы яхшыртылды. Медиахолдинг оештырып, җирле район матбугатын саклап, милли матбугатны яклау аша сайлаган үсеш векторының дөрес булуын вакыт раслады”, - дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында, бүген ТРда 770 чамасы төрле ММЧ, шул исәптән 66 телевизион, 72 радиоканал, 381 газета, 170 журнал, эшчәнлек алып бара, диде. “Татарстан почтасы” линиясе аша гына да гомумтираж 1 млн 660 мең нөсха тәшкил итә. Республика парламенты җитәкчесе мәгълүматларына караганда, тармакны финаслау буенча Татарстан РФ субъектлары арасында 11 урынны били. 2013 елда ММЧ дәүләт заказы һәм субсидияләр 1 млрд 200 млн сум тәшкил иткән. “ТР Президенты һәм республика Хөкүмәте бу секторга җитди игътибар бирә” , - дип өстәде Фәрит Мөхәммәтшин. ТР ММЧ мөстәкыйль рәвештә реклама белән 3,3 млрд сум эшләгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Интернетта рекламадан керем үсеше 35 процент тәшкил иткән.

ТР ДС Рәисе ММЧ интернет-сегменты үсешенә игътибарны юнәлтте. “Моның белән җитди шөгыльләнү зарур, кире элемтә өчен бөтен мәгълүмат ресурсларын кулланырга кирәк”, - диде ул.

Агымдагы елның сентябрендә узачак Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар кампаниясендә журналистларга җиңел булмаячак, диде ул. Аның фикеренчә, “деструктив сәяси көчләргә пиар ясамас өчен” ММЧ ның нинди партияләр белән эшләвенә карау зарур. Сайлауларга әзерлек вакытында журналистлар өчен түгәрәк өстәл үткәрү кирәк, дип саный Ф.Мөхәммәтшин.

ТР парламенты җитәкчесе чыгышын тәмамлаганда, хакимият республикада халыкны мәгълүматлаштыру һәм аның белән кире элемтә өчен ММЧ ның роле мөһим булуын аңлый, дип билгеләп үтте. Ул медиабергәлек вәкилләренә үз эшләренә җаваплы карауларын сорап мөрәҗәгать итте.

Аннары журналистлар бүләкләнде. “Татар-информ” МА хәбәрчесе Алия Җамалиева, “Болгар радиосы” хәбәрчесе Люция Шәрәфиева, “Аргументы и факты Регион” баш мөхәррире урынбасары Ольга Любимова, “Республика Татарстан” газетасының хәбәрләр бүлеге мөхәррире Павел Воскресенскийга һ.б. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Журналистлар белән очрашудан соң, ТР Дәүләт Советы белән “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында килешү имзаланды. Документка Фәрит Мөхәммәтшин, Илшат Әминов һәм Фирдүс Гыймалтдинов имза куйды. Документ нигезендә, яклар парламентның закон чыгару эшчәнлеге һәм аның башка эш юнәлешләре турында аудиториягә мәгълүмат  җиткерү буенча хезмәттәшлекне гамәлгә куя.