Екатерина Лошкарева: “WSR чарасын оештыру дәрәҗәсе буенча Татарстанның Универсиаданы кабул иткәнлеге аңлашыла”

Казанда эшче һөнәрләрнең II илкүләм чемпионаты дәвам итә

 (Казан, 19 май, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген “Казан ярминкәсе”ндә 16 нчы майда старт алган "WorldSkills Russia-2014" эшче һөнәрләрнең II илкүләм чемпионатының чираттагы конкурс көне уза.

Исегезгә төшерик: кызлар һәм егетләр 38 юнәлеш буенча көч сынаша, 3 юнәлеш – конкурстан тыш.

"WorldSkills Russia"ның техник директоры Алексей Тымчиков сөйләгәнчә, ярышта катнашучылар арасында пешекче, чәчтараш һәм эретеп ябыштыручы - иң киң таралган белгечлекләр. Моннан тыш, веб-дизайнер һәм плитка ябыштыручы кебек юнәлешләр буенча катнашучылар күп.

Аның сүзләренчә, катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрле. “Ләкин күп төбәкләрдә хәрәкәтнең асылын, ярышларга ничек әзерләнергә кирәклеген аңладылар һәм чемпионатта катнашуга җентекләбрәк карадылар, нигездә, әзерлекле яшьләрне алып килделәр”, - дип билгеләде ул.

Ярышларга килгәндә, аларны уздыру регламенты һәр һөнәр буенча эксперт җәмгыяте тарафыннан билгеләнелә. Мәсәлән, төзелеш юнәлеше буенча биремне башкаруга 22 сәгатькә кадәр вакыт бирелә ала. Биремнәр "WorldSkills" стандартларына туры килә.

Стратегик инициативалар агентлыгы департаменты җитәкчесе Екатерина Лошкарева билгеләп үткәнчә: “Без чараның шундый мәйданчыкта узуына шатбыз, чөнки оештыру дәрәҗәсе буенча Татарстанның Универсиаданы кабул иткәнлеге сизелә, һәм төбәкнең масштаблы чаралар уздыру тәҗрибәсе бар”.

Е.Лошкарева искәртеп үткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә "WorldSkills" хәрәкәте Россиягә кертелгән, Тольяттида беренче илкүләм чемпионат уздырылган, Россия командасы беренче тапкыр халыкара ярышларга Лейпцигка барып кайткан. Аның сүзләренчә, эшче һөнәрләр буенча конкурс бер урынга бер кешедән алты кешегә арткан.

Көз көне Россиядә сәнәгатьнең югары технологияле тармакларында эшче һөнәрләрнең I илкүләм чемпионаты оештырылачак, дип хәбәр итте Стратегик инициативалар агентлыгы департаменты җитәкчесе.