“Бәллүр каләм - Хрустальное перо” XVII конкурсының Гран-прие Ислам Әхмәтҗановка насыйп булды

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Татарстанда Матбугат көненә туры китерепн үткәрелә

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Корстон” комплексында “Бәллүр каләм - Хрустальное перо” XVII конкурсы нәтиҗәләре игълан ителеп, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантана Татарстанда Матбугат көненә туры китереп уздырылды.

Республиканың каләм ияләре арасында үткәрелә торган бәйгенең төп бүләге булган Гран-при күп еллар буе журналистика өлкәсендә хезмәт куйган һәм хәзер “Татмедиа” ААҖның генераль директоры киңәшчесе булып эшләүче Ислам Әхмәтҗановка бирелде. Җиңүче диплом, бәллүр каләм сыныннан тыш, автомобиль белән дә бүләкләнде.