Р.Миңнеханов 7 нче шифаханә бинасында ремонт эшләренең сыйфатын тикшерде

Ремонттан соң биредә көндезге стационар, тернәкләндерү бүлеге һәм травмотология пункты урнашачак
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казандагы 7 нче шифаханәнең ремонт һәм реставрацияләнгән бинасын карады. Ремонт эшләренең сыйфатын бәяләүдә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты. Башкаланың Фатих Кәрим урамында урнашкан бу бина халыкка “Апанаев йорты” буларак та билгеле. Ул республикакүләм әһәмияттәге архитектура һәм мәдәният һәйкәле санала.
ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге объектта ремонт һәм реконструкция эшләрен Казанның “Грань” компаниясе алып барган. Төзекләндерү эшләре моннан 3 ел элек башланган булган. Шушы вакыт эчендә биредә 67 млн. сумлык эшләр башкарылган. Ремонт эшләре 1,9 мең кв. м мәйданда алып барылган.

Ремонттан соң биредә көндезге стационар, тернәкләндерү бүлеге (йөрәк-кан тамырлары патологиясеннән, бронх һәм үпкә авыруларыннан), шулай ук травмотология пункты урнашачак. Көндезге стационар башкаланың Вахитов районы авырулары өчен исәпләнгән. Ә травмпункт берьюлы ике- Вахитов һәм Идел буе районнарына хезмәт күрсәтәчәк.

Бүген бина белән танышу барышында Премьер-министрга хәбәр ителгәнчә, шифаханә һәм травмпункт авырулар кабул итә башлаганчы, бирегә якынча 22 млн. сумлык җиһазлар алырга кирәк.