Мәскәүдә татар морзалары җыелышы узды

Назиф Мириханов Татар мәдәният үзәгендә узган Мәскәү татар морзалары мәҗлесе хисап-сайлау җыелышында катнашты
(Мәскәү, 19 май, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Татарстан республикасының РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов Татар мәдәният үзәгендә узган Мәскәү татар морзалары мәҗлесе хисап-сайлау җыелышында катнашты.
Конференциядә Мәскәү татар морзалары мәҗлесенең 2 еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм яңа җитәкче сайланды. Шулай итеп, техник фәннәр докторы, Россия Табигать фәннәре академиясе академигы, “Дельконт” компаниясенең халыкара элемтәләр җитәкчесе Илдар Рөстәм улы Утямышев яңа җитәкче итеп билгеләнде. Мәскәү татар морзаларының элеккеге җитәкчесе Р.Кудяшев Мәскәү татар морзалары мәҗлесенең дәрәҗәле җитәкчесе итеп сайланды.
Конференциядә Назиф Мириханов Мәскәү татар җәмгыятендә Татар морзалары җыены эшен уңай бәяләде. Шул ук вакытта Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле борынгы бабаларның уңышлары белән бик мавыкмаска, ә бүгенге проблемалар белән шөгыльләнергә чакырды, аларны хәл итү Россия Федерациясендә яшәүче татар халкын якты киләчәк белән тәэмин итәчәк.
Аерым алганда, Н.Мириханов Мәскәү татар морзалары җыенына федераль структураларда мәгариф системасын реформалау, татар телен саклау һәм статусын күтәрү, 2010 елда халык санын алуга әзерлек, шулай ук Мәскәүдә Г.Тукай һәйкәле булдыру, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә якынлашып килүче Сабантуй бәйрәменә әзерләнү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнашырга тәкъдим итте.
Татар морзаларының яңа җитәкчесе И.Утямышев һәм Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле Н.Мириханов тыгыз хезмәттәшлек алып бару турында килештеләр.