Тарих институтында Батырша күтәрелешенә багышланган конференция узды

Тарих институтында Батырша күтәрелешенә багышланган конференция узды

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “Батырша җитәкчелегендәге күтәрелеш” һәм XVIII гасырда татар җәмгыятендәге җәмгыяви-мәдәни вәзгыять” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Мәгарифне үстерү институты (ИПКРО) тарих һәм җәмгыяви фәннәр кафедрасы мөдире Фәйзелхак Ислаев Батырша җитәкчелегендәге күтәрелешне өйрәнүнең нәтиҗәләре һәм проблемалары турында сөйләде. Ул “Восстание Батырши. 1755 год” дигән китап та язган. Язучы Фәүзия Бәйрәмова “Мулла Батыршаның халыкка мөрәҗәгате” дигән темага чыгыш ясады.

Конференциядә Башкорстанның Иске Балтан авылыннан имам-хатыйб Рәфис Шәйхәйдаров та катнашты. Ул Габдулла Галиев (Батырша) музей-йорты директоры да булып эшли. Башкортстан кунагы Батыршаның халык хәтерендә саклануы хакында сөйләде.

Галимнәрдән Татар энциклопедиясе институты фәнни хезмәткәре Искәндәр Вәлиуллин, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан Марсель Әхмәтҗанов, Тарих институты фәнни хезмәткәре Гөлнара Һидиятуллина һ.б. чыгышлары да Батыршаның “Гарызнамә”се һәм шуңа бәйле мәсьәләләргә багышланган иде.