"Поиск" отряды Бөек Ватан сугышының 1000нән артык сугышчысы җәсәдләрен күмде

"Поиск" отряды Бөек Ватан сугышының 1000нән артык сугышчысы җәсәдләрен күмде

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Поиск" отряды 25 көнлек экспедициядән кайтты. Аның хезмәткәрләре каты сугыш барган Ленинград өлкәсенең Синявинск биеклегендә эшләгән. Экспедиция вакытында отряд хезмәткәрләре 1079 сугышчы җәсәдләрен күмгән. 29 кешенең исемнәре ачыкланган.

Отрядның бу экспедициясе соңгысы түгел. Бер ай тирәсе вакыт үткәч, отряд тагын юлга чыгачак. Яңа максат - Санкт-Петербургтан ерак түгел "Невский пятачок".