Кырымда кайгылы митинглар үтте

Кырымда кайгылы митинглар үтте

(Симферополь, 19 май, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кичә Кырымның барлык шәһәрләрендә дә Кырым татарларын депортацияләүгә 61 ел тулу уңаеннан кайгылы митинглар үтте. Кырым мәчетләрендә депортация корбаннары рухына намаз укылды, барлык учреждениеләрендә дә әләмнәр төшерелде. Кырым Министрлар Советы рәисе А.Матвиенко аппарат киңәшмәсен бер минутлык тынлык белән башлап җибәрде.

Көндезге сәгать 12дә Симферопольнең төрле почмакларыннан үзәк мәйданга халык агылды. Үзәк магистральләрдә хәрәкәт туктатылды. 14 сәгатьтә Ленин мәйданында Кырым татарларының 25 мең кешене үзенә җыйган кайгылы митингы башланды.

Иң беренче чыгыш ясаган Мостафа Җәмилев Кырым татарларының хөкүмәт тарафыннан кичектергесез рәвештә хәл ителергә тиешле төп проблемалары турында сөйләде. “Украина хөкүмәтенә демократик көчләр килүгә дә, һәм сайлаулар вакытында тавышларыбызны хәзерге Президент өчен бирүгә дә карамастан, безнең барлык проблемаларыбыз да без көткәнчә җиңел генә чишелергә охшамаган. Украина ничек кенә демократик ил булмасын, алга таба да безгә бердәмлегебезне ныгытып, Кырымда сәламәт сәяси көч икәнлегебезне күрсәтергә туры киләчәк. Чөнки безнең проблемаларның Украинадагы чишелеше активлыгыбыз һәм бердәмлегебездән торачак”, - диде М.Җәмилев.

Митингта Кырым Министрлар Советы рәисе А.Матвиенко, Кырым парламенты рәисе Борис Дейч, шулай ук Төркия һәм Румыниядәге кырымтатар диаспоралары вәкилләре катнашты. Румыниядән митингка Бухарест һәм Добруджадан автобуслар белән 120 кеше килде. Митингта катнашучылар резолюция һәм ике мөрәҗәгать кабул итте. Президент исеменә юлланган мөрәҗәгатьтә 2004 елда Президент Л.Кучма вето салган “Депортацияләнгәннәрнең хокукларын милли билгеләр буенча кире кайтару” турындагы законын парламентта яңадан карау сорала. Кырым татарлары шунда ук Виктор Ющенкодан инде 6 ел буена Украина Югары Радасында бернинди хәрәкәтсез яткан “Кырымтатар халкының статусы” турындагы законны да парламентта карауны үтенә. “Дөрес сүзләр артында Украина хөкүмәтенең кырымтатар халкы хокукларын хаклы рәвештә кайтару юнәлешендә башкарган конкрет эшләре торырга тиеш”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

Кырым татарларының бу фаҗигале датасына багышланган кайгылы пикет Мәскәүнең Лубянка мәйданында да үтте. Анда Мәскәүнең Эрик Котдусов җитәкләгән кырымтатар якташлыгы вәкилләре катнашты. Шундый ук хәсрәтле кичәләр һәм намазлар Төркиянең бик күп шәһәрләрендә һәм авылларында да үтте.