Казанда өч төзүче үлгән

Казанда өч төзүче үлгән

(Казан, 19 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Казанда төнлә йорт нигезенә чокыр казу эшләре алып барганда өч төзүче үлгән. Ир-атлар шәхси яллау буенча эшләгән.

Фаҗига Казанның Вахитов районының Щапов урамында 1.30 сәгатьтә булган. Эш вакытында йортның терәтелеп куелган дивары тирәсендә тимер-бетон блоклары ишелгән. Ишелгән өем астында 1956 һәм 1967 елда туган ир-атлар калган, өченчесенең шәхесе ачыклана. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, "Казметрострой" ААҖ эшчеләре һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.