Ике як та бер-берсеннән канәгать калды

Ике як та бер-берсеннән канәгать калды

(Санкт-Петербург, 19 май, “Татар-информ”, Галия Волкова). Санкт-Петербургта кыска вакытлы визит белән Казан мэры җитәкчелегендәге делегация булып китте. Очрашулар, әңгәмәләр һәм киңәшмәләрдә “Санкт-Петербургка 300 һәм Казанга 1000 ел тулу уңаеннан үзара үткәреләчәк чаралар турында”гы Килешүнең пунктларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Мондый киңәшмәләр чират белән Казанда да, Санкт-Петербургта да үткәрелә.

Бу юлы төп очрашу Смольныйда үтте. Анда Санкт-Петербург вице-губернаторы А.Вахмистров һәм Казан мэры К.Исхаков рәислек итте. Киңәшмәдә иллегә якын кеше катнашты. Алар арасында шәһәр җитәкчелегеннән тыш, бу чараларны ТРның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ш.Әхмәтшин, Координацияләү шурасы рәисе Ш.Акбулатов, Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Н.Кикичев, Ленинград өлкәсенең сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Ф.Исмәгыйлев, “Славия” нәшрияты директоры С.Хваль, журналист-язучы Р.Теләшев, рәссам-скульптор А.Зиякаев катнашты.

Үзләренең чыгышларында А.Вахмистров һәм К.Исхаков Килешүдә күрсәтелгән эшләренең барысы да вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарылуы турында әйтте. Ике як та бер-берсеннән канәгать булуын белдерде. Шунысы да игътибарга лаек - Татарстан һәм Санкт-Петербург арасындагы үзара хезмәттәшлектә туган бу бай тәҗрибә Россия Федерациясенең башка субъектларында да кулланылырга мөмкин.