news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада иҗтимагый киңлекләрне үстерү максатыннан хакатон үткәрелә

Хакатон - компания яки муниципалитет өчен цифрлы технологияләр эшләү буенча креатив кешеләр командалары арасында ярыш.

Түбән Камада иҗтимагый киңлекләрне үстерү максатыннан хакатон үткәрелә
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада 14-16 май көннәрендә шәһәрнең уку мәйданнарының берсендә хакатон узачак. 

Хакатон —  компания яки муниципалитет өчен цифрлы технологияләр эшләү буенча креатив кешеләр командалары арасында ярыш. Ул оешмаларга яңа кадрлар табу, шулай ук гамәлдәге кейслар өчен кызыклы карарлар алу мөмкинлеге бирә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Катнашучылар 48 сәгать эчендә тәкъдим ителгән бурычларның берсен хәл итәргә тиеш. Хакатонга IT-белгечләр дә, мәгълүмати технологияләргә бернинди катнашы булмаган командалар да чакырыла. Җиңү аларга үз идеясен эшләп бетерергә һәм шәһәрдә җәелдерү мөмкинлеген бирәчәк. Ә уңышлы эшләтеп җибәргәндә — бөтен республикага тарату.

Чараны Түбән Кама мэриясе һәм Казан IT-паркы оештыра. Катнашу өчен гаризалар 10 майга кадәр кабул ителә.

IT-парк экспертлары катнашучыларга идея булдыру һәм бизнес-модельне сынап карау, беренче клиентларга ихтыяҗны билгеләү, питчлар үткәрү турында сөйләячәк. Командаларда катнашучылар әһәмиятле иҗтимагый киңлекләрне, хакимият бинасын, шәһәр предприятиеләрен караячак. Шуннан соң биремне үтәүгә керешәчәк.

Катнашу бушлай. Хакатонга теркәлү сылтама буенча:  https://forms.gle/7isP1PKd4aushJMm9  яки http://hackathon-nk.tilda.ws/


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100