news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балалар омбудсменына мөрәҗәгать итү өчен кыска номер булачак

Хәбәрләргә темасына карап, автомат рәвештә маршрут биреләчәк.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Россиядә яңа система булдырылды, ул РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына мөрәҗәгатьләрне оператив рәвештә эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Система ашыгыч хәбәрләр генә кабул итеп калмый, көндәлек сораулар белән дә шөгыльләнәчәк. Бу хакта балалар омбудсмены Анна Кузнецовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ул сөйләгәнчә, теләүчеләр белгечләргә кыска өч номер буенча мөрәҗәгать итә алачак.

«Хәзер эш алып барыла гына түгел, әзер цифрлы продукт бар. Ул — кешеләрнең ашыгыч очраклар белән генә түгел, ә теләсә нинди куркыныч сигналлар, шул исәптән көндәлек тормыштан гади сораулар белән бәйле мөрәҗәгатьләрен эшкәртергә мөмкинлек бирүче мәгълүмати система. Мисал өчен, баланы бакчага урнаштыру, якындагы поликлиниканы эзләп табу турында һәм башка сораулар бирергә мөмкин булачак. Бу өч урынлы номер булыр дип уйланыла», — диде ул.

Хәбәрләргә темасына карап, автомат рәвештә маршрут биреләчәк.

«Кешегә, балага һәм балалар тәрбияләнә торган гаиләгә ярдәм итүгә бөтен ресурсны мөмкин кадәр күбрәк кертү максаты куела. <…> Бу инициатива РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән эшләнгән инде, әлеге проектка Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан ярдәм булды», — дип өстәде Кузнецова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100