Май аенда Казаннан Усинск шәһәренә даими авиарейслар яңартыла

Очышлар атнага бер тапкыр башкарылачак.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанда май аенда Коми Республикасының Усинск шәһәренә даими авиарейслар яңартыла. Очышлар атнага бер тапкыр башкарылачак, дип хәбәр итә Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.

Рейслар пәнҗешәмбе көннәренә планлаштырылган. Усинскидан самолет 9.20 сәгатьтә кузгалып, Казан аэропортында 13.10 сәгатьтә төшеп утырыр дип көтелә. Татарстан башкаласыннан кире очып китү 14.00 сәгатьтә, Усинск шәһәренә барып җитү 17.40 сәгатькә планлаштырылган.

«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Билетлар сату инде ачык», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Пассажирларны Канаданың 50 урынлы Bombardier CRJ-200 авиалайнерында йөртәчәкләр.