news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында җитәкче алышынды

Яңа җитәкчесе итеп Игорь Сәлахетдинов билгеләнде.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанның Тышкы төзекләндерү комитетының яңа җитәкчесе итеп Игорь Сәлахетдинов билгеләнде.

Профильле комитетның элеккеге җитәкчесе Игорь Куляжев Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сыйфатында шәһәрдәге төзекләндерү өлкәсенә кураторлык итәчәк һәм эшчәнлеген стратегик мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерәчәк, дип хәбәр итә ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.

Сәлахетдинов элек «Казан шәһәре Киров районының Юл ремонт-эксплуатация идарәсе» оешмасы директорының беренче урынбасары вазифасын башкарган.

Игорь Сәлахетдинов 1987 елның 7 октябрендә ТАССРның Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә туа. Ике югары белеме бар - ул «инженер» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын һәм «юрист» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100