news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында сугыш ветераны коронавируска каршы вакцина ясатты

Белгечләр социаль хезмәтләр алучылар белән «Коронавируслы инфекция йоктырудан ничек сакланырга?» дигән темага әңгәмәләр алып бара.

Чирмешән районында сугыш ветераны коронавируска каршы вакцина ясатты
Гүзәлия Сафиуллина

(Чирмешән, 19 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гүзәлия Сафиуллина). Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтшин да коронавируслы инфекциядән вакцина ясатырга теләк белдерде. 96 яшьлек ветеран вакцинаны җиңел кичерә, үзен әйбәт хис итә.

«Мәрхәмәтле йөрәк» комплекслы үзәгендә белгечләр социаль хезмәтләр алучылар белән «Коронавируслы инфекция йоктырудан ничек сакланырга?» дигән темага әңгәмәләр алып бара. Нәтиҗәсе күз алдында — өлкәннәр арасында COVID-19дан вакцина ясатырга теләүчеләр саны көннән-көн арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100