Әгерҗенең Кадыбаш мәктәбе «Сугыш турында укыйбыз» марафонына кушылды

Укучылар сугыш турындагы шигырьләрдән өзек укып, сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган әби-бабаларының истәлекләрен сөйләп видеога төшәләр.

(Әгерҗе, 19 апрель, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районының Кадыбаш мәктәбе «Җиңү — барыбыз өчен дә берәү» акциясе кысаларында «Сугыш турында укыйбыз» исемле акция-марафон башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

 Укучылар сугыш турындагы шигырьләрдән өзек укып, сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган әби-бабаларының истәлекләрен сөйләп видеога төшәләр. Аларны ВКонтакте социаль челтәрендәге Кадыбаш мәктәбе төркеменә урнаштыралар.