Баулы районының Шәмәй авылында суүткәргеч төзүгә 4,2 миллион сум акча бирелгән

2,2 чакрым озынлыктагы яңа суүткәргеч киләчәктә Шәмәй авылы халкын су белән өзлексез тәэмин итәргә тиеш.

(Баулы, 19 апрель, «Татар-информ», «Баулы-информ», Кадрия Гыймазова).Баулы районының Шәмәй авылында «Авылда су белән тәэмин итү» республика программасы буенча суүткәргеч системасын реконструкцияләү башланды. Суүткәргеч төзүгә республика бюджетыннан 4,2 миллион сум бирелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

2,2 чакрым озынлыктагы яңа суүткәргеч киләчәктә Шәмәй авылы халкын су белән өзлексез тәэмин итәргә һәм әлеге торак пунктта су проблемасын хәл итәргә тиеш.

Суүткәргеч төзү белән Казан подрядчы оешмасы шөгыльләнә. Миңнегол су саклагычыннан Шәмәй авылына суүткәргечне кыр аша сузарга туры килгәнлектән, төзүчеләр чәчүгә кадәр үк эшли башлаганнар. Хәзерге вакытта кырдагы эшләр төгәлләнгән, анда инде чәчү эшләрен башларга мөмкин, ә төзелеш техникасы һәм эшчеләр бригадасы авыл урамында эшли.

Шушы көннәрдә авылда халык тәкъдиме белән җыелыш булды. Үзизоляция режимын исәпкә алып, аны урамда, дистанция саклап, үткәрделәр.

«Вирус чисталыктан курка, шуңа күрә су белән тәэмин итүнең яңа системасына тоташу мәсьәләсен кичектерергә ярамый», — дигән сүз яңгырады очрашу вакытында.

Авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалтдинов авыл халкы белән очрашуга подрядчыларны һәм «Водоканал» предприятиесе вәкилләрен дә чакырган. Киләчәктә объектка әлеге предприятие хезмәт күрсәтәчәк. Белгечләр урамнарда суүткәргеч ничек сузылачагын күрсәтеп аңлаттылар, нинди камыт, торба, исәпләү приборы сатып алырга кирәклеге турында сөйләделәр.

Күпләр үзизоляция вакытында шәһәрдән тимер-бетон коеларны алып кайту кыен булуы турында борчылуларын белдерде. Һәр йорт каршында шундый кое-торырга тиеш. Җирлек башлыгы әлеге мәсьәләне хәл итәргә булышачагын әйтте.