Бөгелмәдә Геофизиклар бакчасы барлыкка киләчәк

Бөгелмә мэры Линар Закиров шәһәрнең кайбер урамнарында юлларны тикшереп чыкты.

(Бөгелмә, 19 апрель. «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров булачак Геофизиклар бакчасы территориясен карап чыкты. Яңа скверны «ТНГ-Групп» компаниясе Ворошилов урамындагы сүтелгән йортлар һәм парковка мәйданчыгы урынында оештырырга планлаштыра. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Моннан тыш, компания «Безнең ишегалды» республика бишьеллык программасын тормышка ашыруга кушылырга, предприятиенең төп бинасы һәм күршедәге күпфатирлы йортлар тирәсендәге территорияне төзекләндерү өлешендә эшләрне финанслау бурычын үз өстенә алырга әзер. 

Бөгелмә мэры Линар Закиров шәһәрнең кайбер урамнарында юлларны тикшереп чыкты. Кар явып киткәннән соң безнең катлаулы климат шартларында асфальт юллар шактый зыян күрде.

Бөгелмәлеләр — Татарстанда Дәүләт электрон хезмәтләренең «Халык контроле» бүлеген иң актив кулланучыларның берсе. Шикаятьләрне даими рәвештә калдыралар, шәһәр мэрының кабул итү бүлегенә дә еш язалар. Шәһәр халкының мөрәҗәгатьләренә анализ ясап, Линар Закиров юлчылар белән бергә, юлларның торышын тикшереп чыкты.