news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайның Яңа Юл микрорайонында күп функцияле үзәк төзелә

Ул 200 урынлык тамаша залына һәм ФАПка исәпләнгән.

Азнакайның Яңа Юл микрорайонында күп функцияле үзәк төзелә
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 19 апрель, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакайның Яңа Юл микрорайонында Чалтугай урамында республика программасы буенча күп функцияле үзәк төзелә башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул 200 урынлык тамаша залына һәм ФАПка исәпләнгән. Гомуми мәйданы — 412 кв. м. Бина бер катлы булачак.

Бүгенге көндә анда нигез салу эшләре бара. Төзелешне сентябрь аенда тәмамларга исәплиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot