Казан белән Симферополь арасында яңа авиарейс ачылачак

Самолетлар атнага өч тапкыр очачак.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казан белән Симферополь арасында яңа авиарейс ачылачак. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Самолетлар 19 сентябрьгә кадәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе очачак. Самолет 3 сәгать чамасы очачак.