Миңнеханов Россиядә губернатор-блогерлар арасында алтынчы урынга күтәрелде

Татарстан Президенты март аенда медиарейтингта үз позициясен ике баскычка яхшыртты.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Медиалогия” компаниясе нәтиҗәләре буенча 2018 елның март аенда иң күп телгә алынучы губернатор-блогерлар исемлегендә ике баскычка югары күтәрелде.

Татарстан лидеры медиарейтингта Рамзан Кадыйровны (Чечня), Сергей Собянинны (Мәскәү), Андрей Воробьев (Мәскәү өлкәсе), Сергей Аксеновны (Кырым) һәм Евгений Куйвашевны (Свердловск өлкәсе) алга уздырып, алтынчы баскычны яулады.

Массакүләм-матбугат чараларында март аенда Рөстәм Миңнехановның Кемероводагы янгын корбаннары кайгысын уртаклашу хәбәрләре күп яктыртылган.