Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Май бәйрәмнәрендә татарстанлылар 6 көн ял итәчәк
30 апрель, 1 һәм 2, шулай ук 7, 8 һәм 9 май ял көннәре дип игълан ителәчәк
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрендәге ял көннәре хакында рәсми рәвештә хәбәр итте.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне – эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала.
Быел эш көне булмаган бәйрәм көне – 1 май ял көненә - якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының югарыда аталган маддәсе нигезендә, ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәм көннән соңгы эш көненә күчерелә. Димәк, ял көне 1 май якшәмбедән дүшәмбегә - 2 майга күчерелә дигән сүз.
Шул рәвешчә, биш көнлек эш атнасында 30 апрель, 1 һәм 2, шулай ук 7, 8 һәм 9 май ял көннәре дип игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз