Быел җәй ТР балалары һәм үсмерләре өчен 200 дән артык профильле смена оештырылачак

Бу җәйдә малайларны армиягә әзерләү юнәлешендә эшләүче сменалар саны да артачак

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быел җәйге каникуллар чорында Татарстан балалары һәм үсмерләре өчен төрле юнәлешләрне эченә алган 200 дән артык профильле смена оештырылачак.
Алар кадет мәктәпләре һәм сыйныфларында тәрбияләнүчеләр, балалар хәрәкәте активистлары, ятим балалар, төрле бәйгеләр җиңүчеләре, яшь спортчылар һ.б. өчен каралган.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр ителгәнчә, авыр тормыш хәлендәге балаларның ялын оештыруга бу юлы аерым игътибар бирелә. Әгәр узган ел шундый 15 меңнән артык баланың ялы оештырылган булса, быел аларның саны 17 меңнән артачак. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссияләрдә хисапта торган үсмерләр һәм балаларны колачлау да быел масштаблырак булачак. Узган ел алар өчен оештырылган профильле сменаларда 500 ләп бала ял итсә, быел 1000 баланы җәлеп итү планлаштырыла. Һәр муниципалитет алдына җәй дәвамында шушы категориягә кергән балалар һәм үсмерләрне тулысынча колачлау бурычы куела.
Бу җәйдә малайларны армиягә әзерләү юнәлешендә эшләүче сменалар саны да артачак. Узган ел шундый сменаларда 4500 үсмер ял итсә, быел шундый махсуслаштырылган сменалар 14500 үсмер өчен оештырыла. Бу сменалар балаларда да, ата-аналарда да зур сорау таба.
Брифингта быел хезмәт һәм ял лагерьлары да җанланачагы хәбәр ителде. Бу җәйдә 8 меңнән артык бала һәм үсмер шушындый ял формасы аша узачак.

Быел шулай ук инглиз телен өйрәтү буенча оештырыла торган профильле сменалар саны да артачак.