Бөгелмәдә идарә компанияләре җәзага тартылды

Шәһәр прокуратурасы торак фонд белән идарә итүгә юнәлдерелгән законнарның үтәлешен тикшерде

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, җирле зона торак инспекциясе белгечләре белән берлектә, “Спектр” Идарә компаниясе” һәм “ЖЭУ-6” Идарә компаниясе” карамагында булган торак фонд белән идарә итүгә юнәлдерелгән законнарның үтәлешен тикшерде. Бу хакта “Бугульминская газета” хәбәр итә.
Торак фонд белән идарә итүнең техник эксплуатация кагыйдәләре һәм нормалары буенча, йортларның керү ишеге янәшәсендәге мәйданчыкларны, баскычларны системалы рәвештә кардан һәм боздан чистартып торырга кирәк. Ишегалдын, йортларга илтә торган эчке юлларны һәм мәйданчыкларны чистарту белән торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмалар шөгыльләнергә тиеш. Әмма тикшерү барышында Воровского урамында урнашкан 58 нче һәм 60 нчы, (“Спектр” ИК”) һәм Локомотив урамындагы 36 нчы, Луговая урамындагы 8 нче йорт (“ЖЭУ-6” ИК”) яны территорияләренең кардан үз вакытында чистартылмавы ачыкланды.
Шәһәр прокуратурасы әлеге идарә оешмаларының җитәкчеләренә карата җаваплылыкка тарту чараларын күрде.