Татарстан депутаты  Саба районындагы картлар йортына күпфункцияле ике карават бирде

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 86 кеше тәрбияләнә.

(Саба, 19 март, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәридә Вилданова). Шушы көннәрдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Ибраһим улы Галиев булды. Ул интернат-йортка махсус медицина учреждениеләре өчен булдырылган күпфункцияле ике карават бүләк итеп, интернат эшчәнлеге, анда тәрбияләнүчеләр белән аралашты.

«Республикада мондый учреждениеләр бармак белән генә санарлык. Монда тәрбияләнүчеләргә уңайлы шартлар тудыру — безнең бурычыбыз. Әлегә күпфункцияле ике караватны  ятып кына торучы авырулар өчен уңайлылыгын тикшерү, ягъни таләпләргә туры килүен ачыклау максатыннан гына алдык. Хәрәкәтләнми торган авырулар өчен махсуслашкан, аларны тәрбияләүчеләр өчен дә җайлашкан караватларның төрләре бик күп. Иң отышлысын сайлап алып, алга таба ярдәм итүне дәвам итәчәкбез», — диде Марат Галиев. 

«Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галивка бик зур рәхмәт. Интернатта сәламәтлеге буенча күпфункцияле караватларга мохтаҗ авырулар бик күп. Шуларның  24е хәрәкәтләнә алмыйча, ятып кына торырга мәҗбүр», — ди интернат директоры Рөстәм Равилин.