Самара өлкәсенең Мулла авылында балаларга атларны кулга ияләштерү тарихын сөйләделәр

Атларны саклау көне уңаеннан, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ат асрауның үзенчәлекләре хакында аңлатты.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Елховский районы Мулла авылында Атларны саклау көнен билгеләп үттеләр.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, бәйрәмгә чакырылган кунак Шамил Яхин атка җигелгән чанада балаларны утырып йөртте.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре шулай ук балаларга кешеләрнең атларны кулга ияләштерүе, үзара бәйләнешнең озын тарихы, ат асраудагы үзенчәлекләр хакында сөйләде.

Балалар атларны тәм-том белән сыйлады. Әлеге очрашудан барысы да канәгать калды, диелә бу хәбәрдә.