Мөхәммәтшин күренекле хезмәткәрләргә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды

Медицина хезмәткәрләре Covid-19 белән көрәшкә керткән өлешләре өчен бүләкләнде.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге бүләккә төрле өлкәләрдә эшләүче 51 кеше, шулай ук хезмәт ветераннары лаек булды.

«Бүген без Татарстанның иң күренекле кешеләрен бүләклибез. Сез — республикабызның алтын фонды», — диде парламент җитәкчесе.

Сәламләү чыгышыннан соң парламент җитәкчесе дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Ремдизель» АҖ баш белгече Тамара Демидова һәм Татарстан Адвокатлар палатасы президенты Людмила Дмитриевская «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде.

Республика клиник хастаханәсе табибы Илнур Зәйнуллинга «Россиянең атказанган табибы», ә Татарстан Радиотелевизион тапшыру үзәгенең баш инженеры Булат Сафиуллинга «Россиянең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.

Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры урынбасары, ТР сәламәтлек саклау ветераннары советы рәисе Наил Садыйков «Дуслык» ордены медале, Казан технология илкүләм тикшеренү университетының җылылык техникасы теоретик нигезләре кафедрасы мөдире Фәрит Гомәров «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә, Татарстан халыклары Дуслык йортының этномәдәни эшчәнлек бүлеге методисты Сәгыйть Җаксыбаев «ТАССРның 100 еллыгы» медаленә лаек булды.

Covid-19 белән көрәшкә керткән өлешләре өчен Буа районы үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Гүзәл Хәбибуллина, Казан шәһәренең 7нче хастаханәсенең анестезиолог-реаниматологы Павел Семенов, Республика клиник онкология диспансерының баш табибы урынбасары Александр Ванюшин Россия Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.