Иҗтимагый палата министрлыкларның 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен игълан итте

Ведомстволарның эшенә йомгаклар республика халкының тавыш бирүе ярдәмендә билгеләнгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Иҗтимагый палатасында узган елда республика министрлыклары алдында куелган максатлар һәм бурычларның үтәлеше хакында сөйләделәр.

ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Сәламәтлек саклау министрлыклары һәм башка ведомстволарның өстенлекләрен дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында үткәрелгән тавыш бирүдә катнашкан татарстанлылар билгеләде.

Аның нәтиҗәләре белән сайтта танышырга мөмкин.