Актаныш районында Әтиләр советы утырышы булды

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевта Байсар авылының шәҗәрәсе зур кызыксыну уятты.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Актанышның Иске Байсар җирлегендә әтиләр Советының утырышы узды. «Әти сүзе» шигаре астында үткән чарага мәктәпләрдәге Әтиләр советы җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, хуҗалык җитәкчеләре чакырулы иде.

Аның эшендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башкама комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин катнашты. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге хәбәр итә.

Утырышта катнашкан Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны, Харис Камалиевны Иске Байсар мәктәбе укучылары мәдәният йорты фойесыннан ук каршы алды. Туган телгә, ана теленә багышланган чыгышлар белән бергә Казан делегациясенә ипи-тоз, чәкчәк тәкъдим ителде.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевта Байсар авылының шәҗәрәсе кызыксыну уятты. 2002 елда үз туган авылының тулы шәҗәрәсен төзегән Җәлил хәзрәт өчен мондый тарихи ядкәр зур әһәмияткә ия.

«Мәктәпләрдә дә балаларның шәҗәрәләрен сорыйлар. Тарих белән кызыксыну арта. Әти-әнинең бала алдында никахка әзерләү, яхшы нәселдән кеше табып бирү бурычы бар бит. Бала, нәселен, милләтен, динен белеп, горурланып үсәргә тиеш. Шул күзлектән караганда да, бу — кирәкле эш», — диде Җәлил хәзрәт.

«2002 елда бу өлкәдә эзләнүләр башлаган идем. Биш ел эчендә бөтен авылның шәҗәрәсен эшләп бетердем, альбом кебек ясап, мәчеткә куйдык. 83 хуҗалыкның 17 буыны билгеле, күбесенең 11 буыны мәгълүм. Үзем дә 15 буынымны беләм. Авылдагы 220 хуҗалыкның шәҗәрә агачы китапка төшереп язып куелган. Халыкны кызыксынмый дип әйтмәс идем», — дип сөйләде ул.