Казанга бала табу йортына баручы Яшел Үзән гаиләсен ЮХИДИ инспекторлары озатып куйган

Автоинспекторлар бәхетле гаиләне бала табу йортыннан чыкканда да каршы ала.

(Яшел Үзән, 19 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә яшәүче 28 яшьлек Ксения Игоревна ире белән Казанга машинада РКБның перинаталь үзәгенә барырга чыга. Ире шәһәрдә, юлларны белеп бетермәү сәбәпле, озак йөри, ә Ксениянең ул арада тулгагы башлана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Урам чатларының берсендә көмәнле хатыннның ире юл-патруль хезмәте нарядыннан ярдәм сорый. ЮХИДИ хезмәткәрләре кичекмәстән булачак әнине махсус сигналлар ярдәмендә озата бара.

Моннан тыш, автоинспекторлар бәхетле гаиләне бала табу йортыннан чыкканда да каршы ала. Нәни Алисәгә автолюлька бүләк итәләр.