Советлар Союзы герое очучы Георгий Мосолов вафат

«МИГ» корпорациясе коллективы Уфада туган легендар очучының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Совет очучысы, реактив самолетларны сынаучы Георгий Мосолов вафат булды, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы, «МИГ» корпорациясе матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

«2018 елның 18 мартында 92нче яшендә атказанган очучы-сынаучы, Советлар Союзы Герое, атказанган спорт мастеры Георгий Константинович Мосолов якты дөньядан китте», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Корпорация коллективы легендар очучының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

«Илебез авиациясе үсешенә гаять зур өлеш керткән реактив авиация легендасы, атказанган очучы-сынаучы арабыздан китте», - диде «МИГ» корпорациясе генераль директоры Илья Тарасенко.

Мосолов дөнья күләмендә алты авиация рекорды куя. МиГ-17, МиГ-19, МиГ-21 истребительләре һәм аларның модификацияләрен сыный. Эш дәверендә очкычларның 50дән артык төрен үзләштерә.

Георгий Мосолов 1926 елның 3 маенда Уфада туа. 1953 елда очучы-сынаучылар мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда «МИГ» корпорациясенә килә. 1960 елның 5 октябрендә полковник Мосоловка яңа авиация техникасын сынаганда күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1967 елның 20 сентябрендә яңа авиация техникасын сынау өлкәсендәге күпьеллык хезмәте өчен «СССРның атказанган очучы-сынаучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.