Мөслим юбилярын район башлыгы һәм Татарстанның урман хуҗалыгы министры котлады

Мөслим районы Нарат Асты авылында яшәүче Гөлчирә Гайнетдинова 95 яшьлеген каршылады, дип хәбәр итә район порталы.

 (Мөслим, 19 март, «Татар-информ»). Шушы арада гына 95 яшьлек олы юбилеен каршылаган Гөлчирә Гайнетдинованы котларга ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин килде, – дип хәбәр итә Мөслим районы газетасы.

Гөлчирә әби Мөслим районының Нарат Асты авылында гомер кичерә. Юбилей уңаеннан аңа Президентның котлау хаты, истәлек бүләге, күчтәнәч пакетлары да тапшырылды.

Гөлчирә әби хуҗалыкның яшелчә бакчасында эшләгән, урып-җыю чорында механизаторларга ашарга да әзерләгән. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә төпчек улы Фәндүс белән килене Гөлчәчәк тәрбиясендә яши.

Үсмер чоры сугыш елларына туры килгән. 18 яшеннән ул да авылдагы башка хатын-кызлар белән беррәттән, фронт өчен җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп җибәргән. Авылдагы бөтен авыр эш хатын-кыз җилкәсенә төшкәч, Гөлчирә дә ихлас хезмәтен куйган.

“Ил белән җиңү өчен омтылдык. Инде дөньялар тыныч, алга таба да иминлек булсын илдә!” – ди юбиляр. – Гомер буе төрле эштә эшләгән Гөлчирә апа: “Озак яшәүнең сере – хәрәкәттә”, – ди.