19 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Пакистанга сәфәр кыла һәм Сергей Гыймаев гаиләсенең кайгысын уртаклаша, Буада театр фестивале дәвам итә, Флоридада Сабан туе узды.
Татарстан Президенты Сергей Гыймаевның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты/Кайгы уртаклашу сүзләре язылган телеграмманы легендар хоккейчы һәм комментаторның балаларына юлланды.
 
 
 
Рөстәм Миңнеханов Пакистанда «Арфа» технопаркында булды/«Арфа» технопаркы Пакистандагы иң эре мәгълүмати технология үзәкләренең берсе.
 
 
 
 
Казан кызы Башкортстанда узган чибәрләр бәйгесендә җиңү яулады/Уфада узган «Һылыуҡай-2017» Республика матурлык бәйгесендә Гран-прига лаек булган кызның исеме билгеле булды.
 
 
Атна вакыйгалары – фотоларда/"Татар-информ" атнаның иң кызыклы фотоларын тәкъдим итә.
 

 
 
«Татар-информ» агентлыгында «Яңа татар прозасы» әдәби бәйгесе хакында сөйләячәкләр/Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
 
 
Татарстаннан кыш китәргә ашыкмый/Синоптиклар алдагы ике көнгә фаразларын җиткерде.