Виктор Демидов РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде

Элек Виктор Демидов ТР Конституцион суды рәисе иде

  (Казан, 19 март, «Татар-информ»). ТР Конституцион судының элеккеге рәисе Виктор Демидов РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсенә җитәкче итеп билгеләнде.

Идарәнең матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, 23 мартта яңа җитәкчесене коллективка тәкъдим итәләр. Чара РФ Юстиция министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча Баш идарәсе башлыгы Елена Святкина, Татарстан җитәкчелеге, дәүләт хакимияте федераль органнары территориаль органнары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында була.

Искәртеп узабыз: ТР Конституцион суды рәисе буларак Виктор Демидовның вәкаләтләре, законда каралган срок (10 ел) чыгу сәбәпле, узган елның 30 ноябрендә туктатылган иде.