Тукай районында сабыйларга Анрика, Альзана, Киная, Мия һ.б. шундый исем кушучылар да бар

2015 ел башыннан районда 75 бала дөньяга килгән

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Тукай районындагы гражданлык актларын теркәү бүлеге хәбәр итүенчә, 2015 ел башыннан районда 75 бала дөньяга килгән. Аларга әти-әниләре биргән исемнәрнең иң таралганы – малайлар арасында Алмаз, Кәрим, Никита, ә кызлар арасында Ясминә, Әминә, Лиана. Яңа туган сабыйларга сирәк очрый торган Даниэль, Мирон, Анрика, Альзана, Ариадна, Киная, Мия исемнәрен кушучылар да бар, дип белдерә “Якты юл” басмасы.