Россия Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы татарстанлыларның сорауларына җавап бирде

Нигездә, гражданнарны наркотиклар кулланучыларга медицина-социаль тернәкләндерү хезмәте күрсәтү кызыксындырды

  (Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы, полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев РФ Президентының ТР дагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты. 

Мондый чаралар елга ике тапкыр җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләрне ачыклау һәм республика территориясендә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге вазгыять турында объектив мәгълүмат алу өчен оештырыла. Бүген Фаяз Шабаев республикада яшәүче 6 кешене тыңлады һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Бүген, нигездә, гражданнарны наркотиклар кулланучыларга медицина-социаль тернәкләндерү хезмәте күрсәтү кызыксындырды. Россия Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы белән очрашуга Казан наркология клиникалары челтәре директоры Эдуард Мөбәракшин да килде. Ул дәүләтнеке булмаган тернәкләндерү үзәкләре социаль хезмәткәрләрен наркотик кулланучылар белән эшләү нигезләре буенча укытуны оештыру тәкъдимен белдерде. Моның өчен үзәк Казан дәүләт медицина академиясе белән бергә махсус уку курслары эшләгән.

Очрашуга язылу өчен барлыгы берничә дистә граждан мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме.