Әлмәттә “Сак булыгыз, кырыгалдарлар!” профилактик акциясе старт алды

Ел башыннан районда социаль мошенниклыкның 20 факты фаш ителгән

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Ел башыннан Әлмәт районында социаль мошенниклыкның 20 факты теркәлгән. Берсе буенча җинаять эше кузгатылган, анда зыян күрүчегә килгән зыян 20 мең сум тәшкил итә.

Кешеләрнең алдануларын, җинаятьләрне кисәтү максатыннан, 16 марттан республикада “Сак булыгыз, кырыгалдарлар!” профилактик акциясе старт алды. Аның кысаларында Әлмәт полицейскийлары ялгыз яшәүчеләр, пенсионерлар, инвалидларның өйләренә барып аңлату эшләре алып барачак. Уку йортларында да лекцияләр укылып, куркынычсызлык буенча киңәшләр биреләчәк, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.