Әлегә Казан хастаханәләрендә “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгында зыян күргән 11 кеше кала

Биш кеше уртача хәлдә, алтысының хәле - канәгатьләнерлек

 (Казан, 20 март, «Татар-информ»). Хәзер Казан стационарларында “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгында зыян күргән 11 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
12 нче хастаханәдә ике кешенең хәле канәгатьләнерлек, Республика клиник хастаханәсендә өч кешенең хәле уртача һәм ЭЭМ госпиталендә ятучы тагын 3 зыян күрүченең хәле канәгатьләнерлек. Шулай ук 7 нче хастаханәдә 3 кеше ята, икесенең хәле уртача, берсе канәгатьләнерлек хәлдә.