КФУ каршындагы IT-лицейда үткән заманнар геройлары янына видеосәяхәт ясала

Акция Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлана

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 20 мартта 16.30дан 17.30га кадәр  КФУ каршындагы IT-лицей  территориясендә социаль акция була. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм республика "Кадрлар резервы" проекты кысаларында үткәрелә.

Акция барышында лицей укучылары Бөек Ватан сугышына видеосәяхәткә чыга, сугыш еллары видеокадрларын күрә, Бөек Ватан сугышының яшь геройлары исемнәрен белә һәм сугыш турындагы җырлар җырлый ала. Әмма видеороликны караганчы, аларга сугыш турындагы берничә сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Социаль акция "Кадрлар резервы" республика проектында катнашучылар тарафыннан эшләнде, дип хәбәр итә оештыручылар.