"Адмирал"дагы янгында зыян күргән 15 кешегә матди ярдәм билгәләнгән

Һәлак булган 4 кешенең гаиләләренә 1әр миллион сум акча түләнгән

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күргән кешеләргә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмне билгеләү һәм түләү эшләре дәвам итә. Әйтик, 19 мартка булган мәгълүматларга караганда, зыян күргән 16 кешегә матди ярдәм билгеләнгән. 

Аларның  8е 200 мең сум күләмендә ярдәм алачак, ә сәламәтлекләренә авыр яки урта дәрәҗәдәге зыян килгән 8 кешегә 400 мең сум күләмендә компенсация билгеләнгән. Һәлак булган 4 кешенең гаиләләренә 1әр миллион сум акча түләнде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Матди ярдәмне түләүне оештыру эшләре дәвам итә.